«Китап һәм кәрҗин белән урман юллары буйлап»: экологик уен (6+)

19 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе ял көне клубы әгъзалары өчен «Китап һәм кәрҗин белән урман юллары буйлап» дигән экологик уен үткәрде.

С книжкой и лукошком по лесным дорожкам…
IMG_20221119_101753
IMG-20221119-WA0010
IMG_20221119_102732
IMG_20221119_101708

Чарада катнашучылар тере табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәче экологик уен әзерләде, ул «Су иясе патшалыгы», «Урман дәваханәсе», «Гөмбә аланы», «Урман кешесе» дип аталган станцияләрдән торды. Ике командага бүленеп, балалар табышмаклар, викториналар, танып-белү уеннары рәвешендә төрле сынаулар белән биремнәр алды. Һәр дөрес җавап өчен командалар «экофишка»лар һәм «табигать» сүзенең хәрефләрен алды.
Экологик уен балаларга «Яшел йортыбыз»ның чисталыгын һәм тәртибен саклар өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: